ӘБҖӘЛИЛОВ Хәлил Гали улы

ӘБҖӘЛИ`ЛОВ Хәлил Гали улы (17.9.1896, Оренбург губ., Шарлык өязе Мостафа а. - 18.3.1963, Казан), драма актёры. ТАССР, РСФСР, СССРның халык артисты (1944, 1950, 1957). Хезмәт эшчәнлеген 1906 елда башлый. 1916 да Оренбургтагы «Ширкәт» татар театр труппасына керә. 1918-20 дә Оренбург шәһәрендәге «Көнчыгыш театры»н оештыручыларның берсе, анда актёр, режиссёр. 1920-22 дә Бохара һәм Хива шәһәрләрендә үзбәк театрларын оештыруда катнаша, 1923-24 тә Әстерхан театрында эшли. 1924-28 дә Бохара киностудиясендә «Үлем манарасы» (атаман Курбаши), «Рават шакаллары» (Абдул Нәби бай), «Мәчет гөмбәзләре астында», «Өсте ябулы фургон», «Махау авырулылар», «Икенче хатын» һ.б. фильмнарда төшә. 1928 дә Казанга Татар акад. театрына чакырыла. Татар сәхнәсенең әйдәп баручы осталары янында ул яңа система буенча эшләргә өйрәнә, рольнең психол. тирәнлеген һәм тышкы кыяфәттәге аерым детальләрнең төгәллеген үзләштерә. Актёр беренче рольләреннән үк зур уңышка ирешә - Боцман («Разлом», Б.Лавренёв, 1928), Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи, 1929), Карт артельщик («Козгыннар оясында», Ш.Камал, 1929). Эчке үзгәрешләрне бирү техникасын эшләгәндә Ә. үз героена хас һәр гамәлнең логикасын өйрәнә, көчле тәэсир итү чараларын эзли, бигрәк тә тискәре характерлы геройларны гәүдәләндергәндә гипербола һәм ачык буффонада алымнарын киң куллана. Аның башкаруында Сираҗетдин роле гротесклы фигурага әверелә («Банкрот», Г.Камал, 1933), музыкант Миллер роле чын трагизм б-н уйнала («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер, 1934). Алдагы эшләрендә актёр төп игътибарын образның эчке тормышын тәфсилләп эшләүгә юнәлтә. Профессор Мамлок (шул исем. әсәр, Ф.Вольф, 1935), Яков Бардин («Дошманнар», М.Горький, 1936) рольләре ышандырырлык итеп башкарыла.

Бу чорда Ә. авыл крәстияне Биктимер образын («Ташкыннар», Т.Гыйззәт, 1937) уйнап зур уңышка ирешә. Бу образ аша халыкның үзаңы үсүе, рухи яңарышы процесслары һәм геройның эчке дөньясының үзгәрүе күрсәтелә. 1939 да Ә.ка ТАССРның атказ. артисты исеме бирелә. Ул иҗат иткән Хуҗа Насретдин образы (шул исем. спектакль, Н.Исәнбәт, 1940) заманында зур вакыйга буларак кабул ителә, бу роль өчен Ә. РСФСРның атказ. артисты исеменә лаек була (1940). Аның башкаруында Хуҗа Насретдин зирәклек һәм оптимизм, тапкырлык, халык рухының җиңелмәслеге үрнәге булып гәүдәләнә. Ә. башкарган Лир образы («Король Лир», У.Шекспир, 1944) үзенә бер төрле үзенчәлеккә ия. Король образы өстендә эшләгәндә, фәлсәфә һәм лириканы бергә кушып, аның тормышны танып белү процессындагы газаплануларын, тиз ышанучан атаның яраткан кызлары тарафыннан алдануын тану фаҗигасен актёр гаять оста чагылдыра. Насретдин, Биктимер, Лир рольләрендә Ә. катнашкан спектакльләр 1957 дә Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында күрсәтелә. Актёрның Мисбах ролен («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин, 1958) башкаруы да бик югары бәяләнә. Татар сәхнә сәнгатенең иң зур осталарыннан берсе буларак, Ә.ның үз иҗаты күп еллар буе театрның үсеш дәрәҗәсен билгели. Актёр иҗат иткән һәр образ тирән фикер, социаль характеристиканың төгәллеге, гражданлык пафосы б-н аерылып тора. Комик гротеск чараларына һәм күтәренке трагизмга бертигез дәрәҗәдә ия булган хәлдә, К.С.Станиславский системасы буенча психол. анализлау осталыгын һәм милли башкару культурасы традицияләрен иҗади һәм табигый рәвештә файдалана. Ә. Казан һәм республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша: 1941-53 елларда Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе, Бөтендөнья Тынычлык советының Совет комитеты әгъзасы. 1947-59 да ТАССР ЮС депутаты. ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1958). Казанның Горький урамындагы 1940 елдан Ә. яшәгән 17/9 йортка мемориаль такта куела, шәһәрнең бер урамына аның исеме бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Башка рольләре: Акбердин («Кандыр буе», К.Тинчурин), Чадов («Тормыш чакыра», В.Билль-Белоцерковский), Яго («Отелло», У.Шекспир), Клоун («Салют, Испания!», А.Афиногенов), Шмага, Кучумов («Гаепсездән гаеплеләр», «Котырган акчалар», А.Островский), Кәрим бай («Бәхетсез егет», Г.Камал), Гыйльманов («Миңлекамал», М.Әмир), Захар Бардин («Дошманнар», М.Горький).

Әд.: Крыжицкий Г. Корифей татарского театра // Театр. 1959. № 4; Народные артисты. К., 1980; Кумысников Х.Л. Халил Абжалилов. К., 1984.

Х.Л.Кумысников.

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования