ӘПСӘЛӘМОВ Габдрахман Сафа улы

ӘПСӘЛӘ`МОВ Габдрахман Сафа улы (28.12.1911, хәзерге Мордва Респ-касы, Ковылкино р-ны Иске Аллагол а. - 7.2.1979, Казан), язучы, җәмәгать эшлеклесе. М.Горький исем. Әдәбият ин-тын (1940, Мәскәү) тәмамлый. 1937 елда «Совет әдәбияты» ж-лында «Маһинур» исемле беренче хикәясе, 1940 та аерым китап булып балалар өчен «Киләчәк безнеке» пьесасы, 1941 дә «Бәхет кояшы» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. 1941 елның августыннан Ә. фронтта: миномёт расчёты командиры, разведчик, хәрби хәбәрче булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы геройлары турында хикәяләр һәм очерклар сериясен бастыра: «Мәңгелек дан» (1942), «Кыска дулкында» (1943), «Үлемнән көчлерәк» (1943), «Зәңгәр иртә» (1943) һ.б. Ә.нең таланты сугыштан соңгы иҗатында аеруча киң ачыла. Мавыктыргыч сюжетлы, совет минёрларының дошман тылындагы көрәшен сурәтләгән «Ак төннәр» (1947; рус теленә тәрҗемәсе «Белые ночи», 1949) повесте, героик романтика, югары патриотик рух б-н сугарылган «Алтын Йолдыз» (1949; рус теленә тәрҗемәсе «Орлята», 1952), «Газинур» (1951; рус теленә тәрҗемәсе 1954) романнарын иҗат итә. Сугыш темасы «Мәңгелек кеше» (1960; рус теленә тәрҗемәсе «Вечный человек», 1964), «Агыла болыт» (1980) романнарында да дәвам ителә. Бер эшче гаиләнең буыннар тарихын сурәтләгән «Сүнмәс утлар» (1958; рус теленә тәрҗемәсе «Огонь неугасимый», 1959; ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге, 1959), мед. хезмәткәрләре, галимнәре тормышыннан «Ак чәчәкләр» (1965; рус теленә тәрҗемәсе «Белые цветы», 1968), укытучыларга багышланган «Яшел яр» (1968; рус теленә тәрҗемәсе «Зелёный берег», 1975), В.И.Ленинның Казан чоры революцион эшчәнлегенә багышланган «Күк күкрәр» (1975) романнары, студентлар арасындагы дуслыкны яктырткан «Миңа унтугыз яшь иде» (1972), иҗат кешеләренең уй-кичерешләрен бәян иткән «Идел хикәяте» (1968) повестьлары әдип иҗатының күпкырлы һәм үзенчәлекле булуын күрсәтә. Ә. ш.у. В.В.Короленко, А.П.Гайдар, Э.К.Казакевич, Н.С.Лесков, А.А.Фадеев, Д.Н.Мамин-Сибиряк, М.М.Пришвин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ә. әсәрләренең күпчелеге рус телендә һ.б. телләрдә дөнья күрә. 1962-66 елларда СССР ЮС депутаты. Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә.

Әсәр.: Сайланма әсәрләр: 6 томда. К., 1968-72.

Әд.: Гыйниятуллина А.К. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1970; Мухамедова Г.С. Абдурахман Абсалямов. К, 1971; Мустафин Р. Литературные портреты. К., 1986.

Р.Г.Сверигин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования