АБРАМОВ (Хәсәнов) Кыям Алимбәк улы

АБРА`МОВ (Хәсәнов) Кыям Алимбәк улы (7.6.1897, Сембер губ., Буа өязе Иске Тинчәле а. - 9.5.1938, Казан), дәүләт эшлеклесе. Иске Тинчәле мәдрәсәсен (1911), Сембер рус-татар мәктәбен һәм укытучылар әзерләү курсын (1917), Татар коммунистик ун-тын (1925) тәмамлый. 1911-16 елларда Екатеринослав шәһәре янәшәсендә ташкүмер чыгару ширкәтендә күмер чабучы булып эшли. 1917-20 дә Буа өязендә укытучы. 1920-21 дә Буа өязе азык-төлек ком-ты инспекторы. 1927-28 дә Казанда ВКП(б)ның Түбән шәһәр райкомы 1 нче секретаре. 1930 елда ВКП(б)ның Татарстан өлкә ком-тында оештыру бүлеге мөдире. 1930-37 дә ТАССР ХКС рәисе; СССР ҮБК Президиумы әгъзасы. ТАССР икътисадына һәм мәдәниятенә караган хезмәтләр авторы. Ленин ордены б-н бүләкләнә. 1937 нең 31 июлендә кулга алына, репрессияләр чоры корбаны (к. «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше).

Хезм.: Татарстан в завершающем году пятилетки. К., 1932; Татарстан на рубеже двух пятилеток. К., 1933.

Әд.: Белялов У. Абрамов К.А.// Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2; Книга Памяти жертв политических репрессий. К., 2000. Т. 1.

Ф.Г.Кәлимуллина.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования