АБДУЛЛИН Яхъя Габдулла улы

АБДУ`ЛЛИН Яхъя Габдулла улы (9.1.1920, Саба р-ны Зур Кибәче а. - 4.1.2006, Казан) философ, филос. фән. д-ры (1979), проф. (1982), ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы (1996), ТАССР, РСФСРның атказ. фән. эшлеклесе (1980, 1985). Казан юридик ин-тын (1952) һәм КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1957) тәмамлый. 1936 елдан Теләче р-ны газетасы редакциясендә эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945-59да Казанда партия эшендә. 1959-71дә Казан вет. ин-тында укыта. 1971 дән СССР ФАнең Казан ф-лы Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында: бүлек мөдире, директор урынбасары, директор (1982-86), 1986 дан баш фәнни хезмәткәр. 1997-2003 тә ТР ФАнең Тарих ин-тында баш фәнни хезмәткәр. Татар фәлсәфи һәм иҗтимагый фикере тарихына караган хезмәтләрендә татар мәгърифәтчелеге һәм җәдитчелек мәсьәләләре, күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең дөньяга карашлары тикшерелә. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Мәгърифәт нуры ачар... К., 1987; Татарская просветительская мысль. К., 1975; Общественная и философская мысль в Татарии начала XX в. М., 1990 (автордаш); Джадидизм среди татар: Возникновение, развитие и историческое место. К.,1998.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования