АБДУЛЛИН Искәндәр Габдулла улы

АБДУ`ЛЛИН Искәндәр Габдулла улы (22.10.1935, Яшел Үзән р-ны Олы Күлбаш а. - 23.10.1992, Казан), тел галиме, филол. фән. канд. (1990). Казан пед. ин-тын тәмамлый (1956). Чиләбе өлкәсендә укытучы булып эшли (1956-59). 1962 елдан СССР ФАнең Казан ф-лы Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында. Әрмән графикасындагы кыпчак язма истәлекләрен тикшерә, рев-циягә кадәрге татар публицистикасы телен өйрәнә. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (1-3 т., 1977-81), бер томлы «Татарча-русча сүзлек»не (1988) төзүчеләрнең берсе.

Хезм.: Г.Камал драмаларының теле. К., 1968.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования