ӘБДЕРӘЗӘКОВ Габделхак Әсфән улы

ӘБДЕРӘЗӘ`КОВ Габделхак Әсфән улы (4.9.1915, хәзерге Ульянов өлкәсенең, Иске Кулаткы р-ны Иске Кулаткы а. - 2.1.1984, Мәскәү), дәүләт эшлеклесе. Мокша а.х. техникумын (1934), КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (1953) тәмамлый. 1934-35 елларда Көнбатыш Себер краеның Чувын р-ны җир бүлегендә зоотехник. 1935 тән хезмәт ияләре депутатларының Куйбышев өлкәсе Иске Кулаткы р-н советында: 1935-38 дә өлкән зоотехник, 1938-39 да җир бүлеге мөдире, 1939-42 дә район башкарма ком-ты рәисе. 1942-44 тә ВКП(б)ның Иске Кулаткы райкомы 1 нче секретаре, 1944-46 да ВКП(б)ның Ульянов өлкә ком-тында совхозлар бүлеге мөдире, 1946-47 дә шунда ук терлекчелек буенча өлкә ком-ты секретаре урынбасары. 1947-48 дә ВКП(б) ҮКнең а.х. идарәсендә кадрлар бүлеге инспекторы, 1948-54 тә КПСС ҮКнең а.х. бүлегендә, 1954-59 да КПСС ҮКнең а.х. бүлегендә РСФСР буенча инструктор. 1959-66 да ТАССР МС рәисе, 1966-79 да РСФСР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. ТАССР (1959-67), РСФСР (1959-63), СССР (1962-66) ЮСлары депутаты. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр б-н бүләкләнә.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования