ТАРЧЕВСКИЙ Игорь Анатольевич

ТАРЧЕ`ВСКИЙ Игорь Анатольевич (24.1.1931, Омск ш.), биохимик, үсемлекләр физиологы, биол. фән. д-ры (1965), РФА (1992; 1987 елдан СССР ФА академигы; 1981 дән мөхбир әгъза), ТР ФА академигы (1991), РСФСР, ТРның атказ. фән эшлеклесе (1981, 2006). Казан ун-тын тәмамлаганнан соң (1954), шунда ук эшли, биохимия кафедрасын оештыручы һәм аның мөдире (1965–74, 1985–95), проф. (1967). 1974 тән РФА КГҮнең Казан биохимия һәм биофизика ин-тында: пигментлар һәм аксымнар метаболизмы лаб-ясе мөдире (1974–2001), директор (1975–92), баш фәнни хезмәткәр (1996 дан), аксым метаболизмы төркеме җитәкчесе (2006 дан). Казан химия-технол. ин-тында, Минск, Пущинск һ.б. ун-тларда лекция курслары укый. Россиянең бөек галимнәре К.А.Тимирязев (Мәскәү), С.П.Костычев (С.-Петербург ш.), Н.М.Сисакян (Мәскәү өлкәсенең Дубна ш.) истәлегенә багышланган укуларга лектор буларак чакырыла. РФА КГҮ Президиумы рәисе (1991–96), әгъзасы (1996 дан), РФА киңәшчесе (1996 дан); бер үк вакытта РФАнең А.Н.Бах исем. Биохимия ин-тында фитоиммунитет биохимиясе лаб-ясе мөдире (Мәскәү, 1996). ТР ФАне булдыруда актив катнаша, 1992–97 дән аның вице-президенты. Хезмәтләре үсемлекләр фотосинтезына, целлюлоза биосинтезына, матдәләр алмашуның табигый көйләгечләрен өйрәнүгә карый. Фотосинтез химизмын өйрәнүдә радиоактив изотоплар куллану Т.га корылык һәм үсемлек тереклегенең күп кенә башка тискәре шартлары йогынтысында фотосинтез продуктларының (углевод, органик һәм аминокислоталар) барлыкка килүендә һәм үзара бәйләнешендә мөһим үзгәрешләрне беренче булып табарга мөмкинлек бирә. Т. тарафыннан үсемлекләрнең кырыс климатик факторларга чыдамлыгын һәм патоген микроорганизмнарга иммунитетын булдыруның молекуляр нигезен тәшкил иткән сигнал системаларыннан торучы күзәнәкләрдә сигнал челтәре булу турында күзаллау эшләнә. Үсемлекләрдә аксымнар синтезын сигнал репрограммалау тикшеренүләре вакытында өстенлекле нәтиҗәләр алына. Күп кенә табигый һәм химик синтезлашкан кушылмалар тәэсирендә патоген микроорганизмнар үсешен тоткарлаучы антипатоген аксымнар һәм үсемлек күзәнәкләренең аларга тотрыклылыгын арттыручы аксымнар барлыкка килүе күренә, бу исә фитоиммунитетны көчәйтүче яңа буын саклагыч препаратлар булдыруга мөмкинлек бирә. Аэрокосмик төшерү кулланып, зур мәйданнарда чәчүлекләрнең потенциаль продуктлылыгын билгеләү һәм селекция өчен мөмкинлекләр ачучы хлорофиллы фотосинтетик потенциал ярдәмендә фотосинтетик продуктлылыкка бәя бирүнең Т. тәкъдим иткән перспектив алымы киң кулланыш ала. Бөтенсоюз үсемлек физиологлары җәмгыяте вице-президенты, «Известия РАН» һәм «Физиология растений» фәнни ж-лларының мөхәрририят әгъзасы. РФАнең Физик-химик биол. бюросы әгъзасы, Глобаль климат һәм үсемлекләрдә экологик стресслар буенча ведомствоара координацион гыйльми совет рәисе, яңа технологияләр өлкәсендә Россия-Һиндстан программасы нигезендә фитобиотехнология буенча тикшеренүләр координаторы. РФАнең Д.Н.Прянишников исем. премия бирү ком-ты рәисе. Үсемлекләр физиологиясеннән кандидатлык диссертацияләре яклау буенча институтның Гыйльми советын җитәкли. СССР ВАК һәм РФ ВАКның биология фәннәре буенча эксперт советы әгъзасы була. РФ алдынгы гыйльми мәктәбенең күзәнәк сигнализациясе проблемаларын хәл итүгә багышланган грантларының фәнни җитәкчесе (1996–2009). Фотосинтетик продуктлылык (Казан, 1972), липидлар метаболизмы (А.Н.Гречкин б-н берлектә, Казан, 1991), үсемлек күзәнәкләренең сигнал системалары (Мәскәү, 2001; Казан, 2006) буенча Россиядә беренче симпозиумнар оештыручы. ТР ФАнең В.А.Энгельгардт (1999) һәм РФАнең А.Н.Бах (2002) исемендәге бүләкләре лауреаты. Казан ун-тының Мактаулы д-ры (2001). Халыклар Дуслыгы, 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Почёт, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Т.ның шәкертләре арасында РФА академигы А.Н.Гречкин бар.

Хезм.: Фотосинтез и засуха. К., 1964; Основы фотосинтеза. М., 1977; Катаболизм и стресс у растений. М., 1993; Хлорофилл и продуктивность растений. М., 2000 (автордаш); Метаболизм растений при стрессе. К., 2001; Сигнальные системы клеток растений. М., 2002; Cellulose: Biosynthesis and structure. B., 1991 (автордаш).

Әд.: Сидорова Т. Соросовские профессора Казани. К., 1996; Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3

 

 

Источник: Институт татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан

 

Обновлено 13.07.2018 13:49
Copyright © 2003-2018
Обнаружили ошибку? Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER
Яндекс цитирования